Мәдәният йортына авторның иҗаты, авылның тарихи үткәне белән кызыксынучы бик күп авылдашлар һәм кунаклар җыелды. Кичәдә автор үзе һәм фильмда уйнаган актерлар катнашты. Фильмның режиссеры Н.Җамали кино төшерү тарихы белән таныштырды. Бу чараны оештыру эшләрендә китапханәче Хисамева Г.Ә. актив катнашты. Фильм тамашачыга бик ошады. Авторга һәм катнашучыларга бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.