8 октябрь көнне рус язучысы, драматург, критик Марина Цветаеваның тууына 125 ел тулды.

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Аның иҗаты  рус поэзиясендә аерылып тора: ул үзенең кабатланмас иҗатына укучыларны тирән мәгънәле, сагышлы, шул ук вакытта мавыктыргыч әсәрләре белән җәлеп итә. 8 октябрьдә Алан авылы китапханәсендә “Муза серебряного века” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә шагыйрәнең  иң уңышлы әсәрләреннән җыентыклар,чордашларының истәлекләре,биографик материаллар урын алды. Китапханәгә көн дәвамында килгән китап укучылар белән аның иҗаты турында әңгәмәләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International