Казанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

     2017 елның 14 октябрь көнне Казан шәhәренең 11 сәүдә мәйданчыгында  чираттагы авыл хуҗалыгы продукциясен хәм көндәлек азык-төлек товарларын  сату ярминкәләре үткәреләчәк.

     Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итәчәк. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә,  Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылачак.

     Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре узенең продукциясен тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары: ит, йомырка, сөт, сыр, май, икмәк, көрпә, бәрәңге, яшелчә, бал, пешкән ризыклар хәм башка продукция тәкъдим ителәчәк. Шулай ук хәйрия өстәле оештырылачак,  сатып алучыларга пешкән ризыклар, коймак хәм кайнар чәй тәкъдим  ителәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен сату  ярминкәләре вакытында, ТР Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрлыгынын тәкъдим ителгән бәяләре белән сатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International