Урман-безнең зур байлыгыбыз! Без яшәгәндә нинди генә урманнар белән очрашмыйбыз. Ел фасылының һәрберсендә үзенчәлекле, матур, төрле төсләргә уралган.

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Урман-безнең яшәү чыганагы. Безгә сулар өчен күпме кислород бүлеп чыгара, күпме тереклеклек дөньясына җан өрә, хуш исле үлән-чәчәк исләре тарата. Урман- хайваннар һәм үсемлекләрнең дә төп йорты һәм ерткычлардан саклану урыны.

  Урманга килеп керү белән син үзеңне икенче дөньяда кебек хис итәсең. Чут-чут итеп кошлар сайрый, кигәвен-черки безелди, агач төбендә кырмыскалар йөгерешә. Игътибар итеп карасаң, һәр тереклек үз эшендә... Ә тирә-якта иксез-чиксез  байлык!!!

   Урман – безгә төзү материаллары бирә, кешеләр шуннан йорт сала, тормыш көнкүреше өчен җиһазлар әзерли. Дару үләннәре, гөмбә, җиләк, чикләвек,миләш җыябыз, кышка запас туплыйбыз.

  Ә без үз чиратыбызда урманны саклыйбызмы соң? Үсәргә, яшәргә аңа ничек булышабыз? Янгыннардан саклау өчен нинди чаралар кулланабыз?

 Бүген  Лесной балалар бакчасында уздырган әңгәмәбез дә безнең шул хакта булды.  Балалар үзләренең белгәннәрен тәрбиячегә җиткерде. Балаларга урманда  ял иткәннән соң, үзең артыннан җыештырып калдырырга, учак якмаска, агач ботакларын сындырмаска, кырмыска ояларын туздырмаска өйрәтелде. Урманнар бетсә, безнең тормышыбызга куркыныч яный, шуңа күрә бергәләшеп урманнарны саклыйк!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International