Балалар танып – белүгә корылган мәгълүмат, китапханәдән файдалану кагыйдәләре һәм биредә эшләүче хезмәткәрләр белән таныштылар. Китапханә һәм андагы кыйммәтләр турында бик күп яңалыкка ия булдылар. Китапханәгә килгән һәр бала китап укучы итеп кабул ителде һәм аларга бердәм уку билетлары тапшырылды. Әлеге экскурсиядә 20 бала катнашты.