Көз - елның иң сихри һәм тылсымга бай фасылларының берсе. Көз үзенең төрле төстәге яфраклары , мул уңышлары белән безне сөендерә. Балаларда бу ел фасылын бик яраталар һәм оештырылган барлык чараларда бик теләп катнашалар. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында да "Алтын көз" дип исемләнгән күңел ачу чарасы үтте. Балаларга кунакка алтын йомгак килгән иде. Балалар алтын йомгак белән тылсым иленә сәяхәткә бардылар. Көзге бәйрәм балаларның күңеленә кызыклы уеннар, матур җыр һәм биюләр, шигырьләр һәм күчтәнәчләр белән кереп калды.