Мәктәп китапханәсендә

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

   13 октябрь  көнне 2 сыйныф укучылары өчен мәктәп китапханәсендә экскурсия үтте. Биредә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Китапханәче Мухаметзянова А.И. балаларны  китапларның килеп чыгу тарихы һәм китап уку кагыйдәләре белән таныштырды. Экскурсия ахырында укучылар үзләренә ошаган китапларны яздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International