13 октябрь көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «День Лермонтовской поэзии в библиотеке» акциясе үткәрү максатыннан, Теләче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфында булдылар

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Башта кыскача әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, аннан соң һәр укучы сыйныфташлары каршында шагыйрьнең берничә әсәрен кычкырып укып күрсәтте. Мондый укулар үткән материалны яхшырак истә калдырырга һәм ныгытырга гына булышып калмый,  ачыктан - ачык чыгыш ясарга да өйрәтә. Чара ахырында укучыларга авторның кыскача биографиясен һәм әдәбият исемлеген үз эченә алган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International