12 октябрь көнне, Максабаш авылы китапханәсендә «Халык жәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән авылыбызның зур ихтирамга лаеклы, өлкән шәхесе, авылыбызда яшәп иҗат итүче Тәнзилә апа Шәрәфиева белән очрашу булды. Үзенең купкырлы ижаты белән китап сөючеләрнең куңелен яулаган Тәнзилә Шәрәфиева белән очрашу укучылар күңелендә онытылмаслык тәэсир калдырды. Аларның күзләреннән Тәнзилә апа белән горурлану, аңа соклану хисләрен күрергә мөмкин иде. Тәнзилә ханым тормышы, ижат юлы турында сөйләп үтте. Укучыларның әйткән һәр сүзне йотлыгып тыңлаулары, күптөрле сораулар бирүләре сөендерде. Соңырак балалар үзләре дә авторның шигырьләрен укып күрсәттеләр.