12 нче октябрь көнне Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында “Балалар бакчасында яңа 2016-2017 уку елында балаларга тәрбия һәм белем бирү буенча куелган максатлар” темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Яңа уку елында балалар бакчасында куелган бурычлар, планнар, узган уку елында ирешкән уңышлары белән бакча мөдире Хәсәншина Ф.Ф. таныштырды. Өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. “Балалар бакчасында милли тәрбия” темасына чыгыш ясады.Өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагог-психолог Зиннатова Г.Р. белән логопед Шаймарданова М.Н. кыскача гына үзләренең балалар бакчасында алып барыла торган эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
Шулай ук җыелыш барышында әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларын бирделәр. Гомуми ата-аналар җыелышы җанлы диалог рәвешендә үтте.