2017 ел - Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде.

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Шуңа күрә балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Китапханәләрдә экологик тәрбия бирүнең максаты-табигатьне бәяләргә өйрәтү, китап аша әйләнә-тирәдәге  экологик проблемалар белән кызыксындыру, кеше һәм табигать белән  киң элемтә урнаштыру. 13 октябрь көнне,  Айдар авыл китапханәчесе Фаляхова А.Г. башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучы Шайхутдинова Л.М. белән берлектә “Табигать дөньясына китап аша” дип исемләнгән экологик сәгать уздырдылар.  Чарада  В.Бударин, Н.Чарушина, К.Тәхау, М.Рафиков, В.Даль  һәм башка язучыларның  экологик проблемаларны күтәргән, хайваннар тормышының төрлелеген, туган җирнең матурлыгын яктырткан китаплардан төзелгән күргәзмә дә урын алды. Китапханәче күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмаларга күзәтү үткәрде, укучылар үзләре теләгән китапларны өйләренә дә яздырып алдылар. Экологик чаралар балаларны туган табигатькә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына карата сак, кайгыртучан мөнәсәбәттә булырга , табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International