Авылга нур өстәп яңа мәчет бинасы ачылды. Мәчетне ачу тантанасына Казаннан, районнан бик күп кунаклар килде. Шулай ук авыл халкы да сөенеп җыйналды. Килгән халык пылау, коймак, тәмле пироглар, чәй белән сыйландылар. Кунаклар Фатих Хөсни музеенда да булып, музей экспонатлары белән тирәнтен кызыксындылар. Үзләренең теләкләрен китапка язып калдырдылар.