Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды.

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

      14 октябрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча  ярминкәләр 11 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.

      Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә,  Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.

      Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре узенең продукциясен тәкдим иттеләр. Ярминкәгә якынча 1 млн. сумлык продукция китерелде, 25 машина катнашты.  

     Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары тәкдим ителде: ит, йомырка, сөт, май, икмәк, көрпәләр, бәрәңге, яшелчәләр, бал, пешкән ризыклар хәм башкалар. Бу продукциягә бәяләр шактый тубән хәм бик кулай иде.

      ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгы ярминкәдә хәйрия өстәле оештырды, өлкәннәргә хәм сатып алучыларга бушка кара бодай боткасы, коймак хәм кайнар чәй тәкъдим ителде, шулай ук күңелле музыка яңгырап торды, бу үз чиратында сатып алучыларның кәефләрен күтәрде хәм ярминкәгә җәлеп итеп торды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International