Авыл хатыннары... Бу сүздә никадәр мәгънә, никадәр төрлелек ята.

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Авыл хатыны диюгә кемнеңдер күзалдына нурлы йөзле әнисе, уңган-булган хатыны, ә кемнеңдер җылы куллы сөйгәне килеп басадыр. Әмма аларны берләштерүче бер мөһим сыйфат бар: Дөнья йөзендәге иң нәфис, иң хисле, иң гүзәл затлар алар! 
      Айдар мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә  шул уңайдан бәйрәм үткәрелде. «Авыл хатыннары назын биреп, гөл үстерә тәрәз төбендә» дип исемләнгән кичәдә күп еллар үз эшләренә тугры калып, туганнан алып гел авылда тормыш корган терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләр чакырылды. Мул табын артында кызыклы әңгәмә корып,тормыш вакыйгаларыннан мисаллар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International