Шул уңайдан, 14 октябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе башлангыч мәктәптә “Хәтер тора сакта, үткәнеңне сакла, бүгенгеңне барла...” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырды. Укучыларыбызга шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар тәкъдим ителде. Казан тарихын яктырткан төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары турында мәгълүматлар җиткерелде. Китапханәче укучыларга тарихи вакыйгалар турында сөйләде, китап күргәзмәсендә урын алган китаплардан бәетләр укыды.