17 май көнне, Татарстан Республикасында Әрмән культурасы көне уңаеннан, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә түгәрәк өстәл артында очрашу уздырды. Очрашуның максаты: балаларны күренекле кешеләрнең эйтемнәре, Әрмән культурасы белән таныштыру, танып-белү, кызыксынуны үстерү.