Әлеге акциядә катнашу, балаларга рус әдәбиятын тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итә.
Китапханәче Галимуллина Кәүсәрия тарафыннан «В Шадкинской сельской библиотеке день Лермонтовской поэзии» дип исемләнгән китап-күргәзмә ясалды. Китапханәгә килгән һәр китап укучыны китапханәче М.Ю.Лермонтовның иҗат юлы белән таныштырды. Шул ук көнне рус әдәбияты укытучысы белән 5 сыйныф укучыларына әдәби дәрес үткәрелде. Балалар М.Ю. Лермонтовның үзләре яраткан «Парус», «Утёс», «Тучи», «Бородино» дигән шигырьләрен укыдылар.