Чараның максаты-укучыларны бөек шагыйрьнең әдәби һәм сәнгати мирасы белән якыннанрак таныштыру. Китапханәченең сөйләве шагыйрь тормышының күренекле фактларын, мөһим этапларын яктырткан слайдлар белән үрелеп барды. Әлеге акция кысаларында китапханәдә шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан « Поэти-ческий мир Лермонтова…» исемле күргәзмә эшләде. «Мотив природы в лирике» дип исемләнгән поэтик сәгатьтә чарада катнашучылар тарафыннан "Парус", «Солнце», «Весна», "Утес", "Небо и звезды», «Посреди небесных тел…», «Утро на Кавказе», «Солнце осени» дигән шигырьләр яңгырады. Чара ахырында барлык катнашучылар да "Не угаснет свет его стихов” исеме белән шагыйрьнең табигать турындагы шигырьләре язылган китап кыстыргычлар алдылар. Мондый чаралар уздыру- рус әдәбиятына мәхәббәт, бөек кешеләр белән горурлану хисе тәрбияли.