Урман атналыгы

2017 елның 20 октябре, җомга

Республика күләмендә үткәрелүче “Урман атналыгы-2017” акциясе кысаларында Теләче 2нче балалар бакчасының 2нче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар белән тәрбияче апалары балалар бакчасы тирәсендәге агачларны һәм башка үсемлекләрне күзәттеләр, режим моментларында «Урманны саклыйк!» темасына  әңгәмәләр уздырдылар. Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар, тәрбияче апалары Айгөл Хөрмәтулловна белән берлектә, бакча каршына миләш агачлары утырттылар. Изге теләк белән ихлас күңелдән утырткан агачлар һичшиксез үсеп китәчәкләр!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International