Тәрбияче китапны ачып, укый башлагач та рәсемнәрен карыйлар, төп геройлар белән кызыксына башлыйлар. Ә соңыннан инде әлбәттә режим моментларында әкиятне сәхнәләштереп карыйлар. Балалар әкиятне рус һәм татар телләрендә сөйләргә өйрәнәләр.
Тәрбияче белән балаларның әкият сәхнәләштерүе бик күп нәрсәләргә өйрәтә . Олылар белән кечкенәләр арасындагы мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре ныгытыла, дөрес итеп, сәнгатьле сөйләргә өйрәнелә, шулай ук халык аваз иҗатына мәхәббәт хисләре тәрбияләнә.