Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе белән берлектә башлангыч сыйныфлар атналыгы бара. Укучылар белән төрле мавыктыргыч, кызыклы , белемнәрне сыйный торган, тәрбияви чаралар үткәрелә.16 октябрь көнне 2-4 сыйныфларда матур язу конкурсы үткәрелде. Иң матур һәм пөхтә язучы укучылар дип Гимадиев Илсаф һәм Саттарова Әдилә билгеләнде.