23 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 сыйныфында «Транспорт чараларының туктау юлы» дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. Сыйныф җитәкчесе Каюмов А.А. математика дәресе элементлары белән тулыландырылган интерактив чарада укучыларга транспорт чараларының туктау юлы хакында аңлатты. Юл хәрәкәтенең хаталарны кичермәве хакында кисәтте.