Конкурста 18дән 30га кадәрге яшьләр катнаша ала. Конкурсның максаты - яшьләрне туган як табигатен сакларга өйрәтү, аларның экологик фикерләү сәләтен үстерү, игътибарларын экологик проблемаларга юнәлтү, талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, экологик белемнәр аша китапханә ролен күтәрү. Әлеге конкурска Айдар авылы китапханәсенең китап укучысы Мусина Л.И. "Мин җиремне коткарам" исемле иҗади эшен тәкъдим итте.