Республиканың Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан “Агрокласс” һөнәри юнәлеше проекты безнең бакчада киң колач алуын дәвам итә.

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Иң беренче махсус программа буенча даими шөгыльләр үткәрүне еллык планга керттек. “Агрокласс” бүлмәсе булдырдык.Балалар бакчасында яңа төр эш тагын да нәтиҗәле булсын өчен, балалар бакчасы, ата- ана һәм бала катнашындагы өчлекнең актив булулары сорала. Балалар белән берлектә алар “Авыл хуҗалыгында иң яраткан һөнәрем” темасына рәсем, төрле эшләнмәләр, фотоколлажлар, авыл хуҗалыгы тармагы турында китапчыклар чыгаруда бөтен көчләрен куйдылар. Ә бүген “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Сабирҗанова И.И. катнашында узган семинарда педагог- психолог Хабирова Ф.Ф. уздырган ачык шөгыль уздырды. Шулай ук конкурска нәтиҗәләр ясалды, балаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International