«Табигать баласы» бәйгесе

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

«Гаилә һәм мәктәп» журналы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында Экология һәм җәмгыяви киңлекләр елы уңаеннан балалар арасында «Табигать баласы» исемле рәсемнәр конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурсның максаты – балаларда экологик тәрбия булдыру, чөнки табигатьне саклау проблемасы бүгенге көндә беренче планга чыга.

Конкурс, балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, дүрт номинация буенча үткәрелде. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары бу рәсем конкурсына үзләренең эшләрен юлладылар.

21 октябрь көнне Казанның «Мавыктыргыч фән һәм техника йорты»нда «Табигать баласы» бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү һәм бүләкләү чарасы үтте. 

“Дүрт аяклы дусларыбыз” номинациясендә Муликов Дилүс(җитәкчесе И.Р.Шәяхмәтова) 1 урын яулады. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International