Әлеге чарада Теләче урта мәктәбенең 1«г» сыйныфы укучылары катнашты. Биредә балалар китапханә тормышында булган бик күп яңалык белән таныштылар, чөнки күбесенең беренче тапкыр килүләре иде. Әлеге күзәтүнең максаты укучыларда башлангыч белем күнекмәләре формалаштыру, балаларны китапханәгә һәм системалы укуга тарту. Шулай ук китап укучыларның күзаллауларын киңәйтү, китапка карата мәхәббәт тәрбияләү, танып – белүләрен һәм кызыксынуларын арттыру иде.