25 нче октябрь конне Теләче сәнгать мәктәбендә “Көзге бал” бәйрәме уздырылды.

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Бу бәйрәмдә иң  яхшы көзге кул эшләнмәләренә бәйге игълан ителгән иде. Балалар бай фантазияләргә бирелеп бик үзенчәлекле һәм матур кул эшләре алып килгәннәр. Бу бәйрәмдә балалар ике командага бүленеп бик кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кайбер балалар көзге темага  матур костюмнар киенеп килгән иде. Алар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм ахырында бөтен балалар, килгән кунаклар  татлы карбыздан авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International