2017 елның 26 октябренә алынган оператив мәгълүмәтлар буенча җирне эшкәртү 26,0 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән тирәнтен эшкәртү – 9,4 мең га, өске катламын – 11,5 мең га хәм сукалау – 5,1 мең га да, бу барлык мәйданның 85% ын тәшкил итә. Туфракны төп эшкәртүдә көн саен 20-22 агрегат катнаша.
ҖЧҖ «Алан», ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыкларында туфракны төп эшкәртү тәмамланган, ҖЧҖ «Игенче», ҖЧҖ «Таң», ҖЧҖ «Теләче Агро»ның О.Мишә хәм Баландыш бүлекчәләрендә 85% тан артыграк мәйданда җир эшкәртелгән.