Гаилә - бала өчен кечкенә генә дөнья, ул анда үзенә алга таба яшәр өчен үрнәк ала. Балалар бакчасы белән гаилә икесе дә бердәм булып, икесе дә бер уй белән янганда гына балаларга дөрес тәрбия һәм белем бирелә. Гаилә балалар бакчасы тормышында бик зур урынны алып тора. Алар һәрдаим бәйләнештә булырга тиеш. Шул максаттан безнең Максабаш балалар бакчасында әти-әниләр белән бәйрәм кичәләре , “Ачык ишекләр” көне үткәрелә. Шулай ук әти-әниләр балаларның дәресләрендә дә еш булучы кунаклар.