«Китап укымаган кеше дөрес фикерли дә алмый”- дип язып калдырган француз философы Дени Дидро.

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Бүгенге информацион технологияләр алга киткән заманда да, китап безнең тормышыбыздагы ролен югалтмады. Яхшы китаплар - затлы бүләкләргә биреләләр, кәгазь китаплар   замана белән бергә “атлыйлар”. Алан авылы китапханәсендә, 25 октябрь көнне балалар өчен “Укый белсәң, китап – хәзинә” исемле кичә үткәрелде. Кичә барышында  китап укуның уңай яклары турында фикер алышулар булды, иҗади конкурслар һәм дидактик уеннар үткәрелде. Укучылыр “Яңа китап-яңа дус” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә ахырында балаларга китаплар бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International