Аның шигырьләренә күп җырлар, романслар, опера, симфония әсәрләре язылган. Лермонтовның иң мәшһүр әсәрләре: "Бородино", "Герой нашего времени", "Демон", "Маскарад", "Мцыри", "Думы". Лермонтовның тууына 203 ел тулуга багышлап “Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне” дип исемләнгән төбәкара акциягә кушылып “Лермонтовны бергә укыйбыз” исемле шигърият сәгате үткәрелде. Әлеге акциядә катнашып Урта Мишә авыл китапханәсе Диплом белән бүләкләнде.