Парламент дәресе-2018

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

27 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган "Татарстан Республикасының Конституциясе: 25 еллык тарих" дип исемләнгән парламент дәресе үткәрелде.
Чараны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ахтямзянов А.Р. башлап җибәрде, ә 11 сыйныф укучылары алга таба дәвам итте.Дәрес презентация күрсәтү hәм дискуссия формасында оештырылды. Дискуссиядә барлык мәктәп укучылары да катнашты. Укучыларда бу тема зур кызыксыну уятты, алар тарафыннан бик күп сораулар бирелде. Шул рәвешле, дәрес мавыктыргыч, ә иң мөһиме, нәтиҗәле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International