28 октябрь көнне Арчада 2002 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәшче Фәргать Әхәт улы Мортазин истәлегенә татарча көрәш ярышлары узды. Барлыгы 7 команда, 160 яшь көрәшче катнашты. Әлеге чарада спорт мәктәбе тренерлары Сафин Алмаз, Әскәров Венер, Гыйниятов Рамил, Шәмсетдинов Райнур җитәкчелегендә «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да чыгыш ясады.
Ярышлар нәтиҗәсе буенча:
Баландыштан Галимов Данил 50 кг-да – 1урын (тренеры-Җәләлиев Фанис)
Олы Мәтәскәдән Камалиев Илһам 60 кг-да-2 урын
Нигмәтҗанов Данияр 32 кг-да 4 урын
Ибәтуллин Инсаф 32 кг-да 5 урын (тренерлары-Әскәров Венер)
Гомумкоманда урыннары:
1 урында-Арча
2 урында-Байлар Сабасы
3 урында-Теләче
4 урында-Балтач
5 урында-Кукмара
6 урында-Биектау
7 урында-Әтнә
Призлы урын алган көрәшчеләргә грамота, медальләр һәм акчалата бүләкләр,ә командага Кубок тапшырылды.