30 октябрь көнне “Батыр” спорт комплексында районыбызның балалар хәрәкәте буенча иң актив 100 гә якын баласы Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт министрлыгы тарафыннан уздырылган “Яшь гражданнар форумы» узды. Әлеге Форум ике елга бер тапкыр республиканың бөтен муниципаль берәмлекләрендә дә уздырыла. Форум ачылышыннан соң, катнашучылар проект эшчәнлегенә тотынды, әлеге проектларның иң уңышлы дигәннәре Форум Резолюциясенә кертелде. Форумның пленар өлешендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Галеев һәм Республика балалар оешмалары Советының аппарат җитәкчесе М.И.Токинова катнаштылар. Форум ябылышында иң актив балаларга һәм педагогларга рәхмәт хатлары тапшырылды. еспу