31 нче октябрь көнне Теләче урта мәктәбендә “2017-2018 нче уку елында Теләче урта гомумбелем мәктәбенең I чирек буенча укыту – тәрбия эше нәтиҗәләре. II чиреккә максатлар һәм бурычлар” темасына укытучылар киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар I чирек буенча укыту һәм тәрбия эше нәтиҗәләрен карадылар, фәннәрне авыр үзләштерүче балалар белән эш юнәлешләрен, Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларының муниципаль этабына әзерлек чараларын билгеләделәр. Укыту-тәрбия эшләре буенча II чиреккә максатлар һәм бурычлар куелды.