31 нче октябрь көнне Батыр спорткомплексында 2003 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында мини- футбол буенча Теләченең район беренчелеге ярышлары уздырылды. Районның 4 мәктәбеннән 4 команда(Теләче, Шәтке, Олы Нырсы, Иске Җөри урта мәктәпләре) катнашкан элеге ярышта гомуми урыннар түбәндәгечә билгеләнде :
1 урын- Теләче урта мәктәбе командасы;
2 урын- Шәтке урта мәктәбе командасы;
3 урын – Иске Җөри мәктәбе командасы.