Алтын көз! Табигатьнең иң матур фасылының берсе ул!

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Көз, аеруча моңсу ел фасылы санала. Һәр елны табигатьнең сихри матур төсләргә буялган чагында, безнең Алан авылы китапханәсендә көзге бал бәйрәме үткәрелә. Быел да бу бәйрәм читтә калмады, экология елы акциясе кысаларында, 31 октябрь көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен күптән көтелгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә килүче балаларга викториналар, хәрәкәтле уеннар, җыр- бию, шигырь конкурслары әзерләнде, алар белән “Алтын көз” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә  күзәтү ясалды. Бәйрәм күтәренке рухта үтте, балаларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International