Күңелләрне шомландырып, йөрәкләргә мәңге җуелмас яра салган, сагыш- моңнарга уралган көннәр бар.

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Шуларның бер се-30 нчы октябрь. Бу көн XX гасырның 30- 50 нче елларында Россиядә сәяси репрессия дән гөнаһсызга корбан булган һәм җәберләнгән ватандашларыбызны искә төшерә. Шул уңайдан 31 октябь көнне Айдар мәдәният йортында, китапханә белән берлектә “Тарих чоңгылыннан иңрәгән авазлар” дип исемләнгән сәяси әңгәмә оештырылды. 
Сәяси репрессия корбаннары Хәтер китабының яңа томында авыл хезмәтчәннәре кичергән олы фаҗига-тапталган гомерләр һәм изелгән язмышлар ачысы чагылыш тапкан урыннар барланды. Бу китапта безнең авылдашларыбызның исемнәре дә урын алганы ачыкланды. Очрашуда  авылыбызның имам хатибы Хузин Солтанәхмәт абый   һәм сәяси репрессиягә дучар булганнарның туганнары, якыннары, мәктәп укучылары җыелды. Кичәнең үткәрү максаты:  өлкән буыннар һәм без - бүгенге яшьләр тарихи үткәнебезне саклап киләчәк буыннарга  тапшыру йөзеннән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International