Китапханәдә көзге нигъмәтләр күргәзмәсе ел саен оештырыла һәм анда барлык теләүче дә катнаша ала. Мондый бәйгеләр китап укучыларның акыл хезмәтен һәм эстетик зәвыгын үстерә. Чөнки балалар һәм әти – әниләрнең иҗади фантазиясенең чиге юк. Бу юлы да нәни китап укучыларыбыз безгә теләктәшлек белдерделәр һәм китапханәгә бик күп кул эшләре китерделәр. Күргәзмә бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты. Иң яхшы кул эшләренең авторлары грамоталар белән бүләкләнделәр.