1 ноябрь көнне, бу тарихи датага багышлап, Айдар авыл китапханәсендә «Китап битләрендә 1917 елгы Октябрь революциясе» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Октябрь революциясе —1917 елда Русиядә булып узган ХХ гасырның иң зур сәяси вакыйгаларының берсе. Күргәзмәдә урын алган 1917 елгы тарихи вакыйгалар турындагы материаллар, укучыларга үткән чорларга үтеп керергә ярдәм итәчәк. Китап укучылар өчен «Бөек Октябрь революциясенә 100 ел" дип исемләнгән мәгълүмати буклет та тәкъдим ителде.