Халыклар бердәмлеге көне.

2017 елның 4 ноябре, шимбә

Хөрмәтле Теләчелеләр! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Илебез халкы өчен уртак булган әлеге бәйрәмнең тамыры Россия дәүләте барлыкка килү өчен иң мөһим шартлар тудырган ерак тарихка һәм вакыйгаларга барып тоташа.

Безнең һәрберебез үзенең киләчәген республика язмышы, үзе яши һәм эшли торган ил язмышы белән бәйли. Бүгенге Татарстан – ул Россия Федерациясенең иң куәтле сәнәгый һәм заманча алдынгы регионнарыннан берсе. Дини татулык һәм толерантлылыкның рухи нигезен киләчәктә дә ныгыту кирәклеген аңлап, без төрле халыкларның мәдәни байлыкларына һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы булырга, ил эчендә милләтара тотырыклылыкка янаган куркынычларга каршы актив каршы торырга тиешбез. Ватаныбызның лаеклы иртәгәсе, киләчәк буыннарның иминлеге хакына берләшеп, күпмилләтле илебезнең куәтен арттыруга, бөтендөнья икътисадында һәм сәясәттә туган катлаулы хәлдән чыгуга без лаеклы өлеш кертәбез. Безнең көч – бердәмлектә!

Бәйрәм уңаеннан, үз көчеңә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм бөтен эшләрегездә уңышлар телим.

Теләче муниципаль
район башлыгы                                                                                                                           И.Ф. Зарипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International