Бу бәйгедә Лесной балалар бакчасы бик актив катнашты һәм призлы урыннарга лаек булдылар. “Энергияне саклау буенча иң яхшы рәсем” номинациясендә Сәгдеев Ильяс – 2 урын, Галияхметова Фәнизә- 3 урын, “Энергияне саклау буенча иң яхшы шигырь” номинациясендә Мөхәрләмова Илвина - 2 урын, “Энергияне саклау буенча иң яхшы хикәя” номинациясендә Гимадетдинова Илүзә – 2 урын алдылар. Бәйгедә катнашкан балаларны һәм әти-әниләрне чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез!