Күргәзмәдә С.М. Маршакның төрле әсәрләре урын алды.
Китапханәгә килгән барлык китап укучылар язучының биографиясе белән таныштылар, шигырьләр укыдылар. Балалар үзләренең яраткан әсәрләрен сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар һәм күргәзмә белән таныштылар. Очрашу С.Я Маршакның иҗатына багышланган викторина белән тәмамланды.