Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Композитор иҗаты-үлемсез моң дәрьясы”- дип исемләнгән күргәзмә мәшһүр композиторның иҗатын яратучылар өчен тәкъдим ителде. Монда иҗат җимешләре, Сара ханымның биографиясе, аның турындагы истәлекләр урын алды.".