27 нче октябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә балалар көтеп алган “Алтын көз” бәйрәме уздырылды. Алдагы еллардан үзгә буларак, кечкенә звено укучылары урта сыйныфлар белән бергә үткәрелде. Бер төркем баашлангыч класс укучылары төрле яшелчәләр булып киенеп чыгыш ясаса , икенче төркем” Шалкан” әкиятен сәхнәләштерде.Ә өлкән сыйныф укучылары “Көзге ярминкә” күренешен күрсәтте , кызыклы тамаша куйды.Ахырдан бәйрәм күмәк бию белән тәмамланды.