Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Татарстан Республикасы Конституциясе төзелүгә - 25 ел. Конституция Татарстан халкының барлык мәнфәгатьләрен үз эченә туплап, өмет-хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышанычын беркетә. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында үзара аңлашу хакимлек иткән төбәк буларак, Татарстан көннән-көн киңрәк таныла бара, даны еракларга тарала.Шул уңайдан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, әлеге даталарга багышланган күргәзмә буенча, әңгәмә – сөйләшү уздырдылар.