Татарстан Республикасы Конституциясенең 25-еллыгына багышланган бәйрәм кысаларында 2 ноябрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты директоры, китапханә белән берлектә "Күңелле стартлар" ярышы оештырды. Балаларга Республикабызның Конституциясе, аның төп нигезләмәләре, шулай ук гражданлык позициясе, дәүләт төзелешләре турында сөйләнде, фикер алышынды. "Күңелле старт" Татарстан Республикасы гимнын башкару белән тәмамланды.