3 ноябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә язучы, тәрҗемәче Лирон Хәмидуллинның тууына 85 яшь тулу уңаеннан "Аксакал әдипләребезнең берсе" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Л. Хәмидуллин иҗат эшчәнлегенең төп юнәлеше - әдәби тәрҗемә. Укучылар язучының иҗаты белән, күргәзмәгә куелган әсәрләре белән таныша алалар.