Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә «6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне» дип исемләнгән күргәзмә янында балалар өчен әңгәмә үткәрелде. Китапханәче презентациягә нигезләнеп балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде. Чара барышында балалар күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар, конституция турындагы белемнәре белән уртаклаштылар.