Теләче 2нче балалар бакчасында балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә төшендерү программа нигезендә алып барыла. Тәрбиячеләр балалар белән шөгыльләр, куркынычсызлык минутлары, эвакуацион тренировкалар, профилактик чаралар, балаларның иҗат күргәзмәләрен, янгын сүндерүчеләр хезмәте белән якыннан таныш максатыннан, янгын сүндерү бүлегенә экскурсияләр оештыралар.
“Янгын куркынычсызлыгы” исемле плакатлар, рәсемнәр һәм төрле кул эшләнмәләре күргәзмәсендә балаларның һәм аларның әти-әниләре, педагоглары белән берлектә эшләнгән иҗат эшләре тәкъдим ителгән. Тәрбиячеләр күргәзмәдәге материалны балаларның куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту, янгын куркынычсызлы буенча профилактик материал буларак һәм «01» телефон номерын истә калдыру өчен кулланалар.